Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы тапкан банк картасы колониягә китерде

Юлда банк картасы табылуына шатланып, кибеттән сатып алынган товарлар өчен шушы карта белән түләү – төзәтү колониясенә дә китерергә мөмкин.

Лениногорск шәһәр суды җирле хатын –кызга карата шундый хөкем карары чыгарды. Элегрәк кылган җинаятьләре өчен инде ике срок тутырып чыккан  К., көннәрдән бер көнне, урамда контактсыз түләү технологиясе белән җиһазландырылган банк картасы таба. Үзен беркем дә күрмәвенә ышанган хәлдә, картаны тиз генә кесәсенә салып  куя. Шуннан соң Лениногорск кибетләреннән сатып алган товарларына шушы карта ярдәмендә түли, билгеле, картаның чын хуҗасына шактый гына акчалата зыян сала. Әмма хокук саклау органнары аңа чит кеше акчасын таратырга мөмкинлек бирми – эзенә төшә.

Лениногорск шәһәре прокуратурасыннан гаепләү карары алганнан соң да, К.судка килмичә качып китә. Шәһәрдә беркая да чыгып китмәү һәм  үзен тиешле закон кысаларында тоту турында подписка  рәвешендәге кисәтү чарасын боза.  Шуңа бәйле рәвештә, суд аны эзләүгә һәм сак астына алу турында карар чыгара. Агымдагы елның февраль  аенда К. тоткарланып, Бөгелмәдәге  3 нче тикшерү изоляторына урнаштырыла.

Суд утырышында К.гаебен тулысынча таный  һәм  үзе китергән зыянны тулысы белән каплаячагын ышандыра.

Суд гаепләнүче К. га җәза билгеләгәндә,  аның гаебен тануын, якын туганнарының сәламәтлеге начар булуын  исәпкә алды.  Хөкем ителүченең җәзасын авырайтучы шарт булып – кылган җинаятенең рецидив буларак кабатлануы тора,  мондый очракта шартлы җәза билгеләү мөмкин түгел.

Суд К.ны Россия Федерациясе Җинаять кодексы 158 маддәсенең 3 өлешендәге «Г» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 2 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу срокны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.  Суд, шулай ук, зыян күрүчегә бөтен китерелгән зыянны  да түләткән.

Хөкем карары  әлегә законлы көченә кермәгән һәм Татарстан Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: колония карта дисконтная карта