Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: матурлык өлкәсендә үз хокукларыңны ничек якларга?

Матурлык хезмәте тармагы чәчтараш, косметология, маникюр һәм массаж хезмәтләре кебек хезмәтләрнең киң спектрын үз эченә ала.

Кайчагында матурлык салонында сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәтергә мөмкиннәр. 

Әгәр хезмәт сыйфатсыз башкарылган булса яки хезмәт күрсәтү өчен таләп ителә торган сумма прейскуранттан шактый артып киткән булса, салонга килүче бу хакта башкаручыга (исполнитель) хәбәр итә ала, чөнки соңгы бәя хезмәтләр башкарылганчы әйтелергә тиеш.

Башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең), шул исәптән матурлык салоны хезмәтләренең кимчелекләре ачыкланганда, кулланучы үз теләге белән берничә пунктны таләп итәргә хокуклы:

  • - күрсәтелгән срокта  башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләрен түләүсез бетерү;
  • - башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) бәясен киметү;
  • - үз көчләре белән яисә өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләрен бетерү буенча кулланучы тоткан чыгымнарны каплау.


Маникюр ясаган вакытта тырнакларын каплаган лак ике атна торырга тиеш булып, икенче көнгә үк кубып төшсә, клиент закон нигезендә үз хокукларын яклый ала. Кагыйдә буларак, матурлык салоннары маникюр өчен бернинди дә гарантия бирмиләр. Иң мөһиме – күрсәтелгән хезмәт өчен моны раслаучы документ алу. Ул касса яисә товар чегы булырга мөмкин.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон клиент хезмәтнең тиешенчә күрсәтелмәве белән бәйле таләпләрен куя ала, әгәр ул таләп гарантия срогында куелса, гарантия срогы билгеләнмәгән очракта – канәгатьләнерлек срок (разумный срок) хезмәт күрсәтелгәннән соң ике ел эчендә, диелә.

Матурлык салонында кулланучы почмагында, мәгълүмат стендында булырга тиеш: 
- дәүләт теркәве;
 - күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге, аларны күрсәтү рәвешләре һәм шартлары;
 - ташламалар алу хокукына ия кулланучылар категорияләре исемлеге, шулай ук хезмәтләр күрсәткәндә күрсәтелә торган ташламалар исемлеге.

 Башкаручының (исполнитель) бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы булырга тиеш, ул кулланучыга аның таләбе буенча бирелә.

 

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыклары биредә:  https://vk.com/gosalcogolrt

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев