Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: Телевизорның кимчелеген кайткач кына күрдек, нишләргә?

Сорау-җавап


-    Мин электроника һәм көнкүреш техникасы кибетендә менеджер булып эшлим. Берәү телевизор сатып алды. Алар соңрак кибеткә янәдән мөрәҗәгать иттеләр. Алар әйтүенчә, телевизорны тартмасыннан чыгарганда, дисплейда дефекты бар икәнен күргәннәр. Мондый ситуация вакытында нишләргә?

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре беренче чиратта, көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сатучы зат кулланучы таләбе буенча, товарның тулы комплектлымы, юкмы икәнен, тиешле документларның булуын, бәянең дөреслеген тикшерергә кирәк икәнен тагын бер кат искә төшерделәр.

“Кызганыч, әгәр кулланучы товарны кабул итәр алдыннан тикшерүне таләп итмәгән булса, телевизор ул алуга кадәр ватылган икәнен исбатлау мөмкин түгел. Товарны кабул иткәндә сатып алучы тикшерү башкарылган, дәгъвалар юк дигән документка имзасын куя бит. Товарны үзеңә кабул итеп алганчы тикшерү –  сатып алучыга тышкы яктан бербөтен булган товар сатып алу гарантиясе ул”, - дип аңлата белгечләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев