Кунак егетенә - 30 мең сум штраф
Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре узган елның декабрендә, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчене тоткан булган.
Алар 26 яшьлек Түбән Камадан килгән кунак егетне алкотестер ярдәмендә тикшереп караган, егетнең шактый гына күләмдә спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыкланган. ЮХИДИ инспекторлары бу тикшерүләрне үткәргәндә понятойлар да чакырган, әмма исерек машина йөртүче алкотестерга да, шаһитларга да, хәтта үзенең исереклегенә үзе дә ышанмаган. Медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан, суд утырышында үзенең ул төндә машина йөртү түгел, аңа якын да килмәвен белдергән, гаебен танымаган.
Әлеге хокук бозу эшенең барлык шартларын исәпкә алып, суд машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды. Ул 30 мең сум штрафтан тыш, 1 ел да 10 айга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Карар әлегә законлы көченә кермәде һәм Лениногорск шәһәр судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев