Кыярның аскы яфраклары саргая: сәбәпләре һәм нишләргә?
Мондый хәлнең берничә сәбәбе булырга мөмкин, һәм аларның барысын да авыру дип кенә бәяләргә ярамый.
1. Азот җитмәү.
Әгәр аскы яфраклар тигез итеп саргая, ә үсемлекнең үсеше акрыная икән, туфракта азот җитмәскә мөмкин. Бу очракта кыярны азотлы ашлама белән тукландырырга кирәк. Әмма артык күп ашлама кертү дә зыянлы булуын онытмагыз.
2. Дым җитмәү яки артык су сибү.
Кыяр дымны ярата, ләкин туфракның сазлануын күтәрми. Суны бары тик җылы су белән, кичке яки иртәнге вакытта сибәргә киңәш ителә.
3. Кояш җитмәү.
Куе булып үскән кыярларда аскы яфракларга яктылык җитми. Шуңа күрә алар саргая башлый. Артык куе үсентеләрне сирәкләп, иске яфракларны алып тору файдалы.
4. Авырулар яки корткычлар.
Әгәр яфракларда саргылт таплар, кара таплар, пәрәвез яки башка билгеләр бар икән, бу гөмбә авырулары яки корткычлар һөҗүме булырга мөмкин. Мондый очракта үсемлекне вакытында эшкәртергә кирәк.
Нишләргә?
саргайган һәм кипкән аскы яфракларны кисеп алыгыз;
кыярны җылы су белән генә сугарыгыз;
туфракның дымлылыгын күзәтегез;
кирәк булса, комплекслы ашлама белән тукландырыгыз;
үсемлекләрне даими карап, авыру билгеләре күренсә, кичекмәстән чара күрегез.
Әгәр кыярның өске яфраклары яшел, үсемлек яхшы үсә һәм уңыш бирә икән, аскы берничә яфракның саргаюы еш кына табигый күренеш санала.
Чыганак: https://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев