Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшләре Бөтенроссия бәйгесенең ярымфиналында

Шәһәрдәге М. Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Минем Россия” Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында катнашканнар.

 

Конова Полина (аңа 15 яшь) һәм Уланова Мария (аңа 14 яшь), укытучылары - Толстова Эльмира Сагитовна әлеге бәйгедә катнашып, ярымфиналга чыктылар, дип хәбәр итә сәнгать мәктәбе.

Конкурс бишенче мәртәбә уздырыла. Быелгы эшләрнең темасы: “История России. События и герои”.

Мария үзенең эшен - картинасын катнаш графика техникасында төсле карандашлар һәм тушь белән башкарган. Ә Полина исә шариклы һәм геливая ручка белән эшләгән.

Полина һәм Мария сәнгать мәктәбенең 4 сыйныфында укыйлар. Рәсем һәм сәнгать дәресләрендә, композицияләрдә кызлар төрле материалларда эшлиләр, икесе дә графиканы өстен күрәләр.

Сәнгать мәктәбе “Минем Россия” халыкара бәйгесендә ел саен катнаша. Хәзер мәктәп кызларның әлеге конкурста җиңүләрен тели һәм Санкт-Петербургка барырга хыялланалар. Чөнки җиңүчеләрне шушы шәһәрдә тәбрикләү тантанасы узачак.

фотолар: https://vk.com/dshi_len?w=wall-140719514_1343

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X