Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалары кулланучылар хокукы нигезләрен уен формасы аша алды

Белгеч белән уен.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Лениногорск Балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен тематик дәрес үткәрде.

Белгеч Наталья Платонова үткәргән чараның максаты – балаларда куллану белеме нигезләрен булдыру. “Сатып алучы буларак, үз хокукларын белү өлкәннәр өчен генә мөһим түгел, балалалр да башлангыч мәктәп яшеннән куркынычсыз һәм дөрес итеп куллануның база кагыйдәләрен алырга, аңларга тиеш дип саныйм. Кечерәк яшьтәге балаларны кибеткә ипи яки сөт алырга җибәрәбез бит, менә шунда да аларга беренче куллану хокуклары нигезләре бирелә инде”, - ди Наталья Платонова. 

Балаларга кулланучы хокукы темасын җиңел итеп, уен формасында аңлаттылар. Шунлыктан балалар да авыр терминнардан куркып калмады, чын күңелдән, теләп катнашып, игътибарлы “сатып алучы” роленә керделәр. 
Дәрес интерактив формада «Беренче класслы сатып алучы» («ПервоКлассный покупатель»)  исеме белән узды. Импровизацияләнгән прилавкада балаларга таныш товарлар: кукуруз таякчыклары, уенчыклар, пачкада сок һәм блокнот. Наталья Платонова балаларга “супер сатып алучылар” ролендә сынап карарга тәкъдим итте.

Менә шунда кирәкле кагыйдәләр дә әйтелде: әйтик, товар сатып алуга чекны да алу, сатып алыр алдыннан ныклы итеп уйлау – монысы сатып алучыны җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирә. 

Димәк, очрашу барышында балалар белгеч белән бергә гади, әмма мөһим кагыйдәләр формалаштырдылар: 
- товар турындагы мәгълүматка һәм аның сыйфатына игътибар итәргә
- сатып алуны раслау буларак, чекны һәрвакыт сакларга,
- товар белән бәйле проблемалар турында хәбәр итәргә курыкмаска һәм үз хокукларыңны якларга,
- сатып алыр алдыннан нык уйлап, дөрес сайларга.

Чара азагында һәр катнашучы кулланучылар хокуклары турында файдалы мәгълүмат язылган буклетлар алды. 
Хәзерге заманда мондый очрашулар уен һәм мавыктыргыч формада балаларда җаваплы кулланучылар тәртибенә нигез салырга мөмкинлек бирә, мондый уеннарны эшчәнлектә кулланабыз, ди Наталья Платонова.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев