Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хуҗабикәләренә матур булу серләре

Экзотик җиләк-җимеш саналган киви косметик максатларда да кулланыла. Аның составындагы В төркеменә кергән витаминнар сәламәт тиренең нигезен тәшкил итә. Тиамин ялкынсыну процессларын бетерә (әйтик, бетчәләрне), рибофлавин бит тиресенең күзәнәкләрен яңарта, аларга кислородны үзләштерергә булыша, ниацин битнең төсен, кан әйләнешен яхшырта, пиридоксин күзәнәкләрдәге алмашу процессын көйли, фолацин бит тиресен сыгылмалы итә....

Экзотик җиләк-җимеш саналган киви косметик максатларда да кулланыла.


Аның составындагы В төркеменә кергән витаминнар сәламәт тиренең нигезен тәшкил итә. Тиамин ялкынсыну процессларын бетерә (әйтик, бетчәләрне), рибофлавин бит тиресенең күзәнәкләрен яңарта, аларга кислородны үзләштерергә булыша, ниацин битнең төсен, кан әйләнешен яхшырта, пиридоксин күзәнәкләрдәге алмашу процессын көйли, фолацин бит тиресен сыгылмалы итә. С витаминын без көчле антиоксидант буларак беләбез, ул исә тирене картайтмый.

Кивидан тукландыргыч битлек:
бер кивины чистартып, блендер ярдәмендә аңардан боламык әзерлибез. Ике аш кашыгы боламыкка бер чәй кашыгы бал белән бер чәй кашыгы каймак салабыз. Биткә сылаганнан соң, 10-15 минут тотабыз да җылы су белән юып төшерәбез.

Дымландыргыч битлек:
ике аш кашыгы киви боламыгына бер чәй кашыгы зәйтүн мае белән ике чәй кашыгы эремчек салып болгатабыз.

Яшәртә торган битлек:
ике аш кашыгы киви боламыгына бер аш кашыгы алма боламыгы белән бер аш кашыгы каймак салабыз.

http://shahrikazan.com/

Битне агарта торган битлек:
ике аш кашыгы кии боламыгына бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы белән ярты чәй кашыгы лимон согы кушабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев