Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге машина хуҗаларын эссе көннәрдә куркынычсызлык турында кисәтә

«Югары температура режимы озак вакыт саклану янгын куркынычы артуга китерә», - ди янгынга каршы профилактика бүлеге хезмәткәрләре.

Көчле эсседә машина хуҗаларына аеруча сак булырга кирәк. Салон 60-70 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Ә туры нурлар бәрелә торган приборлар панелендә температура 80 градустан артып китә.

Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим итә:

1. Бернәрсәне дә приборлар панелендә калдырмагыз. Зажигалка, планшет, панельдәге пауэрбанк, эсседә смарт-сәгать автомобиль янгынына сәбәп булырга мөмкин. 60-70 градус булганда батарея эчендә кире кайтарылмас химик реакцияләр башлана. Иң начар очракта янгын чыга. Телефон яки пауэрбанк туп-туры салонда янып китәргә мөмкин, һәм порошоклы янгын сүндергеч монда һәрвакытта да коткарып кала алмый.

2. Үләнгә китереп туктамагыз, чөнки кызган машина үсемлекләрне яндырырга мөмкин.

3. Автомобильне күләгәдә калдырырга тырышыгыз.

4. Әгәр җилләтү өчен тәрәзәне бераз ачсагыз, ярыкка тәмәке төпчеге яки очкын очмавына инаныгыз. Һәм исегездә тотыгыз: кояш нуры ярык аша янып торган предметка эләгергә мөмкин.

5. Машинада янгын сүндергеч тотыгыз.

6. Иң мөһиме: эссе көннәрдә беркайчан да һәм бернинди шартларда да ябык автомобильдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз. 

Янгын билгеләре ачыкланганда, кичекмәстән «01» – стационар телефоннар өчен һәм «101», «112» – кәрәзле телефоннардан шалтыратыгыз.

 

ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев