Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге үләннәрне вакытында чабу – янгынга каршы чараларны үтәү икәнен искә төшерә
Янгынга каршы чараларны үтәү кысаларында үләнне вакытында чабу мәҗбүри шарт булып тора.
Практика күрсәткәнчә, ел саен җәйге янгын куркынычы чоры башлану белән янгыннар белән бәйле вәзгыять кискенләшә. Бу чорда төрле чүп-чарны, үләнне рөхсәтсез яндыру ешрак күзәтелә.
Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итә: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кысаларында шәхси йорт хуҗаларына үз территорияләрендә үскән үләннәрне чабуны һәм корыган үләннәрдән, үсемлекләрдән чистарту эшләрен вакытында башкарырга кирәк.
Дөрес, әлегә яңгырлы һава торышы. Әмма яңгыр булмаганда, чабылмаган үләнгә төшкән очкын янгынга һәм утның торак йортларга таралуына китерергә мөмкин. Тирә-юньдәге үләнне вакытында чабып, җыеп алгач, сез үзегезне һәм күршеләрегезне янгын кебек коточкыч бәладән сакларсыз.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозуларның характерына һәм аларның нәтиҗәләренә карап, административ яисә җинаять җаваплылыгына тартыла.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Янгын билгеләре яки янгын чыгу турында «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез.
Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев