Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре урын өстендә тәмәке тартуның бәхетсезлек очрагына китерүен искәртә

Статистика буенча торак йортлардагы күпчелек янгыннар ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Иң киң таралган кагыйдә бозу - урын өстендә тәмәке тарту.

Еш кына аерым кешеләрнең тәмәке кабызып, шырпысын һәм төпчекләрен кая туры килсә шунда ташлауларын, тыелган урыннарда тәмәке тартуларын, агач предметларга, ут белән аз гына кагылып киткәндә дә кабынырга сәләтле материал тирәсендә кайнауларын күзәтергә була.

Балконнар яки тәрәзәләрдән ыргытылган төпчекләр шулай ук янгыннан, балконнарга яки түбәнгерәк каттагы әйберләргә  эләгеп, янгыкитереп чыгарырга мөмкин. Ачык тәрәзә аша фатирга эләгергә мөмкин.

Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эше бүлеге түбәндәгеләрне искәртә:

  • Беркайчан да урын өстендә тәмәке тартмагыз! Бигрәк тә исерек хәлдә.
  • Көл савытларын файдаланыгыз. Алар тирән һәм янмый торган материаллардан эшләнгән булырга тиеш. 
  • Тәмәкенең сүнгән булуына ышаныгыз. Чүп-чарга ташлаганчы, аны су белән тутырыгыз;
  • Күршеләрнең иминлеге. Онытмагыз, балконнан ыргытылган тәмәке төпчеге аскы каттагы ачык тәрәзәгә төшә һәм чит кеше фатирындагы янгынның сәбәбе булырга мөмкин.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - безнең гамьсезлек. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгын турында кичекмәстән 101 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев