Лениногорск кешесе социаль челтәр аша түбәдәге кирпеч өеменә зарлана
4 февраль көнне рәсми сайтның “ВКонтакте” социаль челтәренә бер лениногорскилы йорт түбәсендә кирпеч өемнәре ята дип яза.
- Түбә кырыенда кирпеч өемнәре, ваиыклары ята. Алар һәркөнне аска таба төшә бара. Көзен шалтыраткан идем оешмага, килеп эшләргә вәгъдә иттеләр. Яңа елга кадәр тагын шалтыраттым. Оешма вәкилләре: беләбез, килеп эшләрбез, диләр. Куркыныч бит, шул урында аста машиналар тора, кешеләр үтеп йөри. Агадуллин урамы, 19нчы йортта бу күренеш, - дип яза ул.
Башкарма комитет шикаять буенча эшне тикшерде, “Арго” җәмгыяте Агадуллин урамы, 19нчы йорт түбәсеннән кирпечләрне алды.
Төзекләндерү буенча 8(85595) 5-06-12 (приемная) шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев