Ульяновск шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 400 спортчы катнашты.
Лениногорск кызы Ника Долголаптева бәйгенең алтын медален яулап алуга иреште. Шуның белән ул Россия Беренчелеге ярышларына юллама алды.
фото: каратэ мәктәбеннән
Нет комментариев