Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда патриотик җыр-биюләр конкурсы үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның Мәдәният сараенда «Буыннар юлы» («Дорогами поколений») патриотик җыр-биюләр, шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде.

Конкурста шәһәребезнең балалар бакчасы, мәктәп укучылары, студент егет-кызлар, олы яшьтәге абый-апалар, шәһәребезнең жыр-бию төркемнәре һәм ансамбльләре катнашты. 

Сәхнәдә тынычлык һәм сугыш, Җиңү һәм Ватанга мәхәббәт, Ватаныбыз халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

Фестивальдә «ЛениногорскРемСервис» җәмгыяте ветераннары -  Людмила Житкова белән Любовь Бурлуцкаяга «нәфис сүз» номинациясендә II урын бирелде.

Шулай ук, Любовь Бурлуцкаяның оныгы Даниил Бурлуцкийга "Минем яратканым" (“Моя любимая”) җырын башкарганы өчен икенче урын бирелеп, Диплом тапшырылды.

Шәһәребез ветераныбыз Александр Маркеловның оныгы Полина Ефременкова да "Мин сугыш булмавын телим" (“Я хочу, чтобы не было войны”) җырын башкарып I урынны яулап, Диплом белән бүләкләнде.

Барлык катнашучыларга да грамота һәм дипломнар тапшырылды.

Рамия Гарифуллина фотолары

Мәгүлүмат "Типичный Лениногорск" төркеме алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев