Лениногорск милекчеләре игътибарына: участоктагы борщевик өчен хәзер штраф яный
Сосновский балтырганы - агулы үсемлек һәм ул кешегә шактый зур зыян китерергә мөмкин.
2026 елның 1 мартыннан Россиядә сосновский борщевикка каршы көрәшнең катгый кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер бу җирнең һәр хуҗасының законлы бурычы.
Бу барысына да кагыла: дачникларга, шәхси йортлар һәм коммерция оешмалары хуҗаларына. Участокта яшисезме, әллә ул ташландык хәлдә торамы – борщевик үскән икән, сезгә җавап бирергә кирәк.
Борщевикны ничек бар, шулай калдырсаң, нәрсә була?
Күзәтчелек органнары күрсәтмә бирәчәк. Әгәр күрсәтмә игътибарга алынмаган икән-физик затлар өчен 20 дән 50 мең сумга кадәр штраф каралган.
Кабат хокук бозу кабат штрафка һәм хәтта участокны тартып алуга китерергә мөмкин.
Борщевикны ничек җиңәргә?
1. Үсемлекне тамыры белән бергә юк итергә.
2. Көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы-гербицидлар, аларны катгый рәвештә инструкция буенча кулланырга кирәк.
3. Борщевикны алганнан соң, аның урынына куе үлән яки алмаштыра торган культуралар чәчергә.
Исегездә тотыгыз: чиста участок - ул гаиләнең иминлеге һәм табигать турында кайгырту.
Лениногорск мэриясе сайтыннан
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев