Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск прокуроры дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы кертелүен аңлата

Лениногорск прокуроры Россия Федерациясе Җинаять кодексының 187 маддәсендәге үзгәрешләр турында аңлатты

Агымдагы елның 24 нче июненнән  Россия Федерациясенең 176 нчы федераль законы нигезендә дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы кертелде. 

Әле бик үк таныш булмаган, колакка ятрак сүз “дроппер” нәрсәне аңлата дигән сорау туа. Ә моның асылы бик гади, дроппер – телефон мошенниклары кемнән дә булса алдап алган акчаларны күчереп тору өчен, үз картасын биреп торучы, кыскасы, шундый ук угры ул.

Тулаем алганда, аның эше түбәндәгечә: аның банк картасына мошенниклар күчереп торган акчаны ул йә акчалата алырга һәм мошенникларга тапшырырга, яисә башка исәпкә күчерергә, йә булмаса мошенниклар файдасына криптовалютага алмаштырырга тиеш.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 187 маддәсендәге үзгәрешләр турында Лениногорск шәһәр прокуроры Масель Гимаев аңлтма бирде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, мошенниклар белән бер сүздә булып, аларга үз банк картасын кулланырга тапшыручыга 100-300 мең сум штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, төзәтү эшләре яисә ике елга кадәр иреген мәхрүм ителү каралган. Шундый ук җәза, башка затлар күрсәтмәсе буенча законсыз операцияләр башкарган банк клиентлары өчен дә кертелгән. 

Табыш алу максаты белән  банк клиенты булмаган затлара үз исеменә карта алып тапшыручыга 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф, дүрт елга кадәр мәҗбүри эшләр яки алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

 Чит банк карталары яки электрон акча янчыклары белән законсыз операцияләр акчалата штраф һәм биш елга кадәр мәҗбүри эшләр,  яисә 300 меңгә кадәр штраф белән алты елга кадәр иректән мәхрүм калу, йә булмаса 1 миллионга кадәр штраф һәм ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән төгәлләнергә мөмкин. 

“Оператив хезмәткәрләр  өчен дропперлар, интернет-мошенниклыкның бөтен өлкәсе кебек үк, күптән инде баш бәласына әверелде. Андый кешеләрне тотарга, җаваплылыкка тартырга мөмкин. Әмма үз гамәлләре өчен әлегә кадәр ирегенән мәхрүм ителүчеләр юк. Алар  тикшерү вакытында читкә китмәү турында подписка бирәләр һәм шул ук кыңгыр эшләрен дәвам итәләр”,- дип аңлаттылар Лениногорск эчке эшләр бүлегендә.. 

РФ Җинаять кодексының 187 нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр интернет сайтларындагы белдерүләр буенча дроппер, курьер булып урнашырга теләүчеләрне уйланырга мәҗбүр итми калмас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев