Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы Казанда уникаль мәдәни күптөрлелеген тәкъдим итәчәк

31 мартта Лениногорск районы Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында үзенең уникаль мәдәниятен тәкъдим итәчәк.

Чара Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Кунаклар өчен бай программа – күргәзмәләр, балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган концерт әзерләнгән.

Моннан тыш, чарага килүчеләр  Лениногорск районында кадерләп сакланган һәм популяр булган милли ризыклар белән танышачак. Күргәзмә һәм интерактив программа 31 мартта 11.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты холлында уза. Концерт программасы 14.00 сәгатьтә башланып 15.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Үзәкләштерелгән китапханә Татарстан әдәбиятын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән Лениногорск районы шагыйрьләре һәм язучыларының (Габдерәхим Утыз Имәни, Гәрәй Рәхим, Шамил Бикчурин) әсәрләре, шулай ук Лениногорскида гына түгел, аннан читтәге укучыларга да таныш булган бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләренең китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим итәчәк.

 

фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев