Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районыннан Сөембикә Мөхәмәтшина «Татар кызы- 2026» бәйгесенең зона этабында катнашты

Әлмәт районы Габдрахман авылында 2 декабрь көнне «Татар кызы–2026» республика бәйгесенең зона этабы узды.

Анда  Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы биш районның: Әлмәт, Чирмешән, Баулы, Ютазы һәм Лениногорск районнарыннан килгән катнашучылар милли гореф-гадәтләрне, зәвык һәм сәләтне чагылдырган чыгышлар тәкъдим итте.

Лениногорск районын 8нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөембикә Мөхәмәтшина тәкъдим итте. 

 Уңган, милли рухлы кызларның һәр чыгышы — үзенчәлекле, миллилек белән сугарылган кечкенә сәнгать әсәре булган. Кызлар телебезне һәм мәдәниятебезне тирән аңлаучылар.

Сөембикә Мөхәмәтшина – Кирлегәч авылыннан. Ул кечкенәдән үк төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Мәктәптән соң Лениногорск педагогика колледжында белем алды. 

Ярымфиналга үтмәсә дә, Сөембикә үзен бик лаеклы тәкъдим итте. Молодец. Киләчәктә уңышлар көтеп торсын.

фотолар: Лениногорск Мәдәният идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев