Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды агымдагы елның апрель аенда кылынган җинаять эшенә нокта куйды

Аңлы рәвештә, үзенә өйдәш булган хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян салучы җирле кешегә карата хөкем карары чыгарылды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче К. һәм зыян күрүче Д. шәһәр паркларының берсендә бергәләшеп исерткеч эчемлекләр эчеп утырганнар.

Гаепләнүче алар аралаша башлаганчы ук инде исерек хәлдә булган. Бераздан алар арасында низаг килеп чыккан. Кинәт килеп чыккан шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре җирлегендә К. хатын –кызны  парктагы агачтан ясалган юлга  бәреп еккан. Аңа көчле итеп бер тапкыр аягы белән типкән, сул күкрәгенә кимендә ике тапкыр суккан. Бөтен көченә тезләре белән Д.ның күкрәк читлегенә баскан. К. ның җинаятчел гамәлләре аркасында хатын-кыз көчле тән җәрәхәте алган, аның өч кабыргасы сынган һәм  ул бик нык физик авыртуга дучар ителгән.

Суд утырышында ерткыч ир үзенең гаебен тулысы белән танысы да, Д. аңа катгый җәза бирмәүләрен үтенгән. Зыян күрүченең сүзләре буенча, алар үзара мөнәсәбәтләрен җайга салып, янә бер түбә астында яши башлаганнар. 

Суд К. ны РФ Җинаять Кодексы 111 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңы 2 ел сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Хәзер хөкем ителүчедән,  хокук таләпләре белән дә, өйдәше белән дә бик сак  мөгамәләдә булуы таләп ителә. Чөнки шартлы карарның минуты-сәгате белән чын төрмә срогына әйләнүе мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X