Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды исерек хәлдә хезмәттәшенең гомерен өзгән ир кешегә карата хөкем карары чыгарды

Эштән азат ителү мәҗлесе үлем белән тәмамланган.



Лениногорск шәһәр прокуратурасы Самара өлкәсендә яшәүче 31 яшьлек Н.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаять Кодексы 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда(кеше үтерүдә) гаепле дип тапты.


Судта ачыкланганча, гаепләнүче  һәм аның хезмәттәшен,  хезмәт урыннарында исерек хәлдә булган өчен, эштән азат иткәннәр. Әмма аларны  эштән куылу гына  тоткарлап кала алмаган. Шешәдәш дуслар районның Керкәле авылында,  Шушма елгасы янында алкогольле мәҗлесләрен дәвам иткәннәр.

Эчләренә алкоголь күбрәк кергән саен, хезмәттәшләрнең бер-берсе белән аралашулары да кыза төшкән һәм алар талаша башлаган. Низагның иң кызып киткән чагында, гаепләнүче берничә тапкыр иптәшенең күкрәгенә, аркасына һәм биленә пычак белән кадаган. Зыян күрүче алынган яралардан урында ук һәлак булган.

Хөкем каршына баскач,  Н. үзенең гаебен өлешчә генә таныган.

 Лениногорск суды  гаепләнүчене 7 елга  катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев