Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск табибы: Туклану тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш

Һәрбер тереклек иясе дөрес тукланырга тиеш. Балансланган туклану кирәк, ди белгечләр.

Ризыкны ашар алдыннан гына әзерләргә кирәк. Суыткычтан алынган ризыкны җылытканда да, андагы файдалы матдәләр кими. Ризыкны яхшы кәеф белән әзерләү дә мөһим.

Иртәнге һәм көндезге ашлар – углеводка, кичке аш аксымга бай булсын, дип санала. Яшелчә, җиләк-җимеш, тамыразыклар, бөртекле, кузаклы азыклар, чикләвекләр, бал, ашый торган үләннәр, гөмбә, ана сөте, йомырка кеше өчен бик файдалы.

Лениногорск Эндокринология бүлеге мөдире Диләрә Рәшитовна Страхова менә нәрсә ди: “Туклану тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш. Кеше организмында авыр ризыклар азрак булган саен, организмга зур йөкләнешләрне кичерергә җиңелрәк”.

Табиб фикеренчә, югары калорияле продуктларны көндәлек ашауга кертергә түгел. Болар: ярымфабрикатлар һәм фастфудлар, конфетлар, составында шикәр күп булган баллы ризыклар, майлы ризыклар һәм колбаса, газлы эчемлекләр.

Тәүлеклек калорияләр нормасы: хатын-кызлар өчен уртача – 1600–2200, ирләр өчен – 2000–2600. Кеше яшьрәк, физик яктан активрак булган саен, калорияләр дә күбрәк сарыф ителә.

Диләрә Страхова, Лениногорск эндокринология бүлеге мөдире:
-    Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә төрле авыруларны кисәтергә, физик һәм рухи активлыкны саклап калырга мөмкин. Продуктларның төрлелеге, баланслаштырылган рацион, файдалы һәм тәмле булуы – сәламәт туклануның нигезләре. Ешрак, әмма зур булмаган порцияләр белән ашарга кирәк. Рационга яшелчә, җиләк-җимеш һәм бөртекле продуктлар кертергә. Әлбәттә, җитәрлек күләмдә су эчәргә онытмагыз. 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев