Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучыларының онлайн-укулары: авырлыклар, яңалыклар

6 апрельдән Лениногорск шәһәре һәм районы укучылары онлайн, ягъни читтән торып укуга күчтеләр.


Коронавирус таралуын профилактикалау максатында мәктәпләрдә каникуллар алданрак башланып, соңыннан бераз озайтылды. Ә инде дүртенче чиректә укуны онлайн режимда дәвам иттерергә кирәк, дигән карар кабул ителде. 6 апрель көнне 1-11 сыйныфларда укучылар барлык дәресләрне уку планнары һәм расписание нигезендә дистанцион рәвештә укый башлады.

Онлайн белем бирүгә әзерлек дәверендә укытучылар яңа форматта уку-укытуның нечкәлекләрен өйрәнделәр, бу эшне көйләргә ярдәм итүче белем бирү платформалары белән таныштылар.

Мәгариф министрлыгы барлыгы 20 ләп шундый онлайн-платформа тәкъдим итсә дә, бердәм система әлегә булдырылмаган. Һәр укытучы үзенә уңайлы булган, укыту процессын дистанцион форматта алып барырга мөмкинлек бирә торган платформаларны сайлады.


 Беренче уку көне шуны күрсәтте: интернет аша белем алу мөмкин, ләкин төрле уңайсызлыклар да бар. Электрон платформалар берьюлы күп кеше кереп файдалану өчен әзер түгел,  интернет тизлеге буенча да кыенлыклар килеп чыккан.


“Онлайн уку дәверендә балалар төрле берем бирү платформаларында эшләргә өйрәнәләр, бу әлбәттә, зур плюс. Ләкин җитешсезлекләр күп әлегә. Интернетның көче җитми, балалар барысы да берьюлы дәрескә керә алмый, ә вакыт чикләнгән. Аннары укытучы һәм балалалар арасындагы бәйләнеш тә гадәти дәрестә кебек түгел, тактага язып аңлатуга җитми инде. Моннан тыш, балаларга үзара җанлы аралашу да кирәк,” - ди 11нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Минәҗева.


Яңа формада белем алуда ата-аналар ярдәме һәм контроле дә мөһим, аеруча башлангыч сыйныфларда укучылар өчен.  Чөнки техник чаралар белән куллануга балаларның күбесе күнекмәгән. Әле әти-әниләргә дә шактый баш ватарга туры килде. Аларның өйдә булуы бу процессны көйләүдә бик нык ярдәм итте. Бигрәк тә ике һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр кыенлыклар кичерде. Аларның хәлен бераз җиңеләйтү өчен уку ике сменада оештырылды.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

Гөлназ Хәйретдинова

 

“Дистанцион уку башланганчы безгә онлайн-платформаны өйрәнү өчен вакыт бирелде. Бер көн эчендә танышып чыктык. Кыенлыклар булмады. Ләкин укый башлагач, интернет өзелү сәбәпле кайчак дәреснең темасын аңлап җиткермичә дә калабыз. Әле ярый, аннары ватсап аша барысын да җибәреп торалар. Видеодәресләргә сылтамалар урнаштыралар, шуларны карап өйрәнәбез. Алда чыгарылыш имтиханнары булу гына бераз борчый. Аеруча өстәмә фәннәр буенча. Мәктәпкә йөреп укыгандагы кебек укытучы белән күзгә-күз, кара-каршы утыру җитми”, – ди  быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучы Ралинә Фазлыева. Ул Зәй-Каратайда яши, 11нче гимназиядә укый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев