Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск халык театрына өлеш керткән шәхесләрне искә алу кичәсе үткәннәрне яңартты

Лениногорскиның Рәшит Шиһап исемендәге халык театры быелгы сезонны искә алу кичәсе белән башлап җибәрде.

 

Әлбәттә, театрның 65 ел дәвамында искә алырлык, йөзек кашы булырдай милләт затлары шактый. Ул көнне Мәдәният сараенда театр тормышында якты эз калдырган Наил Нуретдиновны, Энҗе Мусинаны һәм Рәшит Шиһаповны хөрмәтләп, олылап искә алдылар, алар турында җылы сүзләр әйтелде.

Лениногорск халык театры артисты, театр режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина әйтүенчә, әлеге шәхесләрне халык онытмас, аларның эшчәнлеге – театр тормышында якты бер маяк. “Без әлеге кичәгә 2 ай ярым әзерләндек. Күңелдә шундый кичә оештыру теләге йөри иде, менә без аны чынга ашырдык. Тамашачы киткәндә зур рәхмәт әйтеп, бу кичәдән чистарынып китәбез, безнең күңелләрне юшкын баскан бит, диделәр. Шунысына шатланам: тамашачыга халык театры кирәк, спектакльләрне көтеп алалар”, - ди Мәдинә Сафиуллина.

Наил Нуретдинов – Лениногорскида драма түгәрәген беренче булып башлап җибәргән. Монда 7 ел эшләп, яшьләрне үз тирәсенә җыеп, аларны театрга гашыйк иттерә алган. Наил Нуретдиновның исеме «Лучшие люди Росси» китабына кертелгән. Күп кенә пьесалар авторы, рәссам да булган.

Лениногорскиның халык театры Рәшит Шиһап  исемен йөртә, ул аның алыштыргысыз режиссеры булган. Оста каләмле журналист, оештыручы буларак таныла, дистәләгән  китап авторы, Шамил Бикчурин әдәби премия лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Энҗе Мусина – 26 ел гомерен театрга багышлаган, талантлы артист. Ул хәтта көндәлек тормышта, кеше белән аралашканда да театрда уйнаган кебек сөйләшә иде.

Әлеге кичәдә Энҗе апаның улы Фәрит Мусин катнашты. Ул барлык тамашачыга, кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Кичә барышында Мәдинә Сафиуллина җылы истәлекләре белән уртаклашты, ул озак еллар театрда эшләгәч, аның хатирәләре шактый, алда язылган шәхесләрнең барысы белән дә бергә эшләгән. Мәдинә апа үзенең коллективындагы артистлар: Флера Тәхаува, Рәфис Сөләйманов белән бергә спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.

Рәшит Шиһапов сүзләренә язылган җырларны Гөләндәм Кәбирова, Әлфия Низамова башкарды. Шагыйрьләр Таһир Шәмсуаров, Мөгаллимә Сәмигуллина шигырьләр укыдылар. “Моң чишмәсе” баянчылар ансамбле көйләр яңгыратты.
Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова кичәнең катнашучыларына һәм әлеге кичәне оештыру теләге белән янып-көеп йөргән Мәдинә апага рәхмәт сүзләре әйтте.

фотолар: https://vk.com/dklensk

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев