Теркәү Казанда узачак
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, 2025 елның 30 августында «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта бәйрәм концерты программасы планлаштырылган, анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан бер үк вакытта 45 парның никахын теркәү каралган.
Лениногорск ЗАГС бүлеге әлеге бәйрәм чарасында никахларын теркәргә теләгән яшь парны эзли. Гаилә тормышын башлап җибәрергә, никахны теркәргә телисез икән, рәхим итегез. ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
Тулырак мәгълүматны телефон аша белергә мөмкин: 8855 95 6-56-46. 29 июльгә кадәр гариза бирергә кирәк.
Нет комментариев