Лениногорскида баланың тауда имгәнү очрагы аркасында барлык тауларны да тикшерәчәкләр
Бу хакта мэриядә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов хәбәр итте.
Балалар уйный торган урыннар һәрвакыт аерым игътибар зонасында.
Узган ел Лениногорскида «ватрушкалар» (тюбинглар) шуып, имгәнеп, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр булды. Инде быел әле кыш юньләп башланмады, әмма имгәнү очрагы бар.
Мэриядә әйтелгән мәгълүматларга караганда, бер бала икенчесе белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә бала комага киткән һәм ашыгыч рәвештә ДРКБ хастаханәсенә озатканнар.
Тюбинглар махсус җиһазландырылган урыннарда шуу өчен генә туры килә, андый җирләрдә махсус кешеләр таудан төшүне контрольдә тота.
Таудан төшкәндә бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак. Чөнки тюбинглар бәрелешергә мөмкин.
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев