Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Белем көне алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар

Мөһим ярдәм

Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Игорь Храмов Белем көне алдыннан Шараповлар гаиләсендәге укучы балаларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр.

Гаиләдә ике укучы бала. 10 яшьлек Арияна  4нче сыйныфка бара, ә 12 яшьлек Камил 6нчы сыйныфка. Арияна теннис белән шөгыльләнүдән тыш, рәсем ясарга да ярата. Аңа бүләк ителгән мәктәп кирәк-яраклары арасында фломастерлар, төсле карандашлар, альбом да бар, ул аларны иң беренче кызыксынып карарга тотынды.

Камил шулай ук теннис секциясенә йөри, волейбол белән дә кызыксына.  Киләчәктә дә спорт юнәлешен үстерергә тели. Ә мәктәптә яраткан фәннәре – биология белән география. Ул да үзенә бүләк ителгән канцелярия җыелмаларын кызыксынып карады, ошатты. 

Арияна белән Камилнең әтиләре – 2нче группа инвалид, эшкә сәләтле түгел. Шунлыктан гаиләгә мәктәпкә әзерләү авырга төшә. Әниләре Әлфия Шарапова моны зур ярдәм, ди.

-    Безнең гаиләгә зур ярдәм булды, рәхмәт булышучыларга, - ди.

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы Альфред Насыйров билгеләп үткәнчә,, әлеге ярдәм “Пробация турында”гы Федераль закон кысаларында күрсәтелгән. 

-    Яңа уку елы котлы булсын.  Укучыларның һәр яңа көннәре шатлык белән тулып торсын, - ди Альфред Насыйров.

 

фотолар: видеодан скрин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев