Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида элмә такталар ике телдә һәм хатасыз язылганмы?

Татарстан Республикасында ике теллелек кулланылышта.

Шулай булгач, элмә такталардагы язулар да ике телдә булырга тиеш. Лениногорскида бу юнәлештә хәлләр ничек соң?

Кагыйдә буларак, төрле элмә такталарындагы язулар комиссияләр аша үткәннән соң, тиешле куллар куелганнан соң гына рөхсәт ителә. Бу күбрәк дәүләти, муниципаль оешмалардагы язуларга кагыла. Алардагы текстлар татарча да, русча да бердәй һәм хатасыз язылырга тиешлекне дә беләбез.

Тик игътибар итсәгез, төрле кибет-оешма, офислар урнашкан биналарга да хата белән затлы элмә тактасы элеп куялар, яисә ул элмә тактаның татарча язылыш булмый. Быелның февраленнән хаталы элмә такталарны табу буенча бәйге игълан ителде. Анда катнашу өчен хаталы элмә такталарны табып, “Халык контроле”нә җибәрергә кирәк. Моның өчен анда теркәлү үтү кирәк булачак. Тапкан хаталарны фотога төшерергә һәм аларның төгәл адресларын күрсәтү дә мөһим. Ул нинди урамда урнашкан, кайсы оешмага карый – боларны оештыручылар ачыклабрак язуны үтенә. Бәйге 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Лениногорскидан “Халык контроле” порталына шәһәрдәшебез Тәлгат Хөснетдинов бик күп хаталы элмә такталарны табып җибәргән. Күбесендә хаталы язулар очрый, шулай ук ике телдә булмаган элмә такталар да безнең шәһәребездә шактый. Порталга җибәрелгән хәбәрләргә “в работе” дип куелган. Димәк, элмә такталарны төзәтү буенча эшләр бара. Дөрес, кайбер хәбәрләр кире кагылган, ягъни “мотивированный отказ” дигән статуста тора. Федераль оешмаларга әлеге таләп кагылмый икән. Тәлгат Хөснетдинов әйтүенчә, күпчелек элмә такталарда эш көннәре дөрес тәрҗемә ителми.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев