Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида эш урыннары ярминкәсендә май ясаучы, сыр ясаучы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ихтыяҗ зур иде

Ярминкә «Моя карьера с Единой Россией» проекты кысаларында үтте.

 

Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкәдә 6 эш бирүче катнашты.

Эш бирүчеләр тарафыннан 35 эш урынына 33 вакансия тәкъдим ителде. Инженер, мастер, социаль педагог, юридик бүлек начальнигы, укытучы, белгеч, автомобиль йөртүче, май ясаучы, сыр ясаучы, махсус техника машинисты, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, электромонтер, слесарь-сантехник, җыештыручы, ашарга пешерүче, кухня эшчесе кебек һөнәрләргә ихтыяҗ зур.

Очрашу барышында эш шартлары, кандидатураларга таләпләр, социаль гарантияләр системасы турында сөйләделәр.

Ярминкәгә килүчеләр эш бирүчеләр белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны ачыкладылар. Вакансияләр ярминкәсен үткәрү нәтиҗәсендә теләге булган һәркем анкеталар тутырды. 6 кеше тәкъдим ителгән вакансияләргә кызыксыну күрсәтте һәм эшкә юллама алды.

Эш урыннары ярминкәсендә катнашучылар шулай ук төрле сораулар буенча Мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр алдылар.

 

фото: http://leninogorsktrud.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев