Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида күрше район карагына хөкем карары чыгарылды

Лениногорск шәһәр суды 33 яшьлек бөгелмәлегә карата хөкем карары чыгарды.

2022 елның март аенда Бөгелмә кешесе Лениногорск шәһәрендәге шәхси йортларның берсендә яшәгән. Янәшәсендә яшәүче күршеләренең сараен күреп ала, анда кереп, нәрсәдер урларга була. Сарае булган өй хуҗасы эшкә киткән көнне, арматура алып, сарай ягына хәрәкәт итә.

Сарай ишеген ватып керә һәм яңа казанны урлый. Берничә көннән соң аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный.

Суд бөгелмәлене 7 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем ителүче ай саен инспекциягә килеп билгеләнергә, эшкә урнашырга һәм законга буйсынучы гражданин булырга тиеш, югыйсә шартлы җәза реаль срокка алыштырылачак.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев