Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида провизор госпитале эшчәнлеген туктатты

25 марттан Лениногорскида зурлар өчен эшләгән провизор госпиталь эшчәнлеген туктатты.

 

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясенең көн саен ачыклана торган очраклары кимү сәбәпле, провизор госпитальне ябу турында карар кабул ителгән. Бинада санитар эшкәртүләр бара, ул урында үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлеге эшли башлачак.

Баш табиб әйтүенчә, соңгы атналарда зурлар һәм балалар поликлиникаларында чакырулар азайган. Чагыштыру өчен февраль   көненә 300-400 чакыру кабул иткән булсалар, хәзер барлык поликлиника челтәрләрендә көненә 70ләп чакыру кабул ителә. Шулай да ковид беркая да китмәде, пандемия әле төгәлләнмәде. Яңа очраклар Лениногорск районы һәм гомумән, ил буенча ачыклана тора.

Әгәр кеше коронавирус белән авырып, госпитализация кирәксә, ул нишләячәк соң? Аңа кая барырга? Әлеге ситуацияне дә Рим Әмиров аңлата.
-    Коронавирус инфекцияле авыруларны поликлиникада махсус билгеләнгән табиб кабул итәчәк. Авыруны тулысынча тикшереп, КТ-диагностикалар уздырып, авыруның сәбәбен ачыклаячаклар. Әгәр кирәк дип тапкан очракта, ягъни кешенең авыруы көчле икән, аны Бөгелмәгә дәваланырга җибәрәчәкләр. Пациентның сәламәтлегенә карап, кирәк булганда аны хастаханә машинасы анда илтәчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән көньяк-көнчыгыш регионны Бөгелмә һәм Әлмәттәге махсус медицина учреждениеләре хезмәт күрсәтәчәк, - ди Рим Әмирович.

Лениногорскида көньяк-көнчыгышка хезмәт күрсәтүче балалар госпитале эшләвен дәвам итә.

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев