Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида район юлларын ясау буенча капиталь ремонт башларга планлаштыралар

Элегрәк кайбер юлларны ямау эше белән генә тәртипкә китерделәр.


Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 21 июль көнне “ВКонтакте” челтәрендә туры эфир уздырды. Туры эфирда район юлларын ясау турында да сүз булды.

Район башлыгы әлеге юлларны, шул исәптән Чирмешәнгә һәм Бөгелмәгә кадәр булган юлларны ямау эше белән генә түгел, ә капиталь ремонт белән тәртипкә китерергә планлаштырылуын әйтте.

-“Татнефтедор” хезмәткәрләре белән бергә комиссия составында район юлларын карап, йөреп чыктык. Безнең уртак фикер бар: юлларны нык итеп ясарга, шунлыктан капиталь ремонт эшләре үткәрергә кирәк. Дөрес, монда финанс средстволары да күп кирәк булачак, аның каравы, юлларны ай саен ясап торырга кирәкмәячәк. Юллар буенча төп эшләр юл разметкалалары һәм яктылык урнаштыру белән бергә алып барылачак, - диде Рәгать Хөсәенов.

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев