Конкурста катнашу өчен заявканы конкурсның комиссия әгъзаларына җибәрергә.
Конкурста авторлар һәм иҗат коллективлары катнаша ала, аларның әсәрләре аерым китап булып чыккан, җирле һәм республика газета-журналларында басылган, җирле һәм республика радио-телевидениесе аша эфирга чыккан булуы кирәк, шулай ук конкурста мәдәният һәм сәнгать, мәгариф эшлеклеләре катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен заявка конкурс комиссиясенә җибәрелә. Заявкада булырга тиешле материаллар:
- премиягә дәгъвалаучыны тәкъдим итү,
- басма яки басма әсәрләр,
- теле-радио материаллар CD-RW дискларында яки башка электрон җиһазда,
- музыкаль әсәрләр, җыр текстлары CD-RW дискларында яки башка электрон җиһазда,
- рәсем сәнгате һәм график эшләр теләсә кайсы техникада, шулай ук скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать,
- “Мәдәният” номинациясендә булса – иҗади характеристикалар,
- - премиягә дәгъва итүченең иҗади казанышларын раслаучы башка документлар һәм материаллар.
Конкурска эшләр Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә (Шашин урамы, 41нче йорт) шушы елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.
Рәссам Риф Әсхәт улы Хәкимов рәсеме.
https://archivogram.top/31126443-portret_shamilya_bikchurina__iz_derevahudozhnik__r_a_hakimov фотосы
Нет комментариев