Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида туган якны өйрәнүчеләрнең иң өлкәне - Наил Сәйдәшев туган көнен билгеләп үтте

Аңа 93 яшь тулды.

Лениногорск Ветераннар советы вәкилләре ветеран, туган якны өйрәнүче, журналист һәм язучы Наил Идрис улы Сәйдәшевны 93 яше белән котладылар.

Олы яшьтә булуына карамастан, Наил Идрисовичтә идея һәм планнар тулы. Ул бүген дә актив. Туган көнендә дә дуслары һәм якташлары белән очрашып, шушы мөһим көнне бергәләп билгеләп үтте.  

Лениногорск районы ветераннар советы аны чын күңелдән котладылар, аңа нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм озак еллар актив тормыш теләделәр. 

Наил абый Сәйдәшев  туган якны өйрәнү буенча башкаларга үрнәк булып тора. Ул –  үзләренең нәселе буенча 500 фамилия табып, шәҗәрә төзегән кеше.

“Җиде буын бабаңны беләргә кирәк, тиеш дип санала. Минем нәсел агачы 9 буынны берләштерә, шәҗәрәгә  500ләп кеше кергән. Нәселебездә украин, эстон, рус, казах, үзбәк, төрек милләтеннән вәкилләр булуы ачыкланды”, - ди  Наил ага.
Берничә ел элек аның “Бабалар Ватанына кайту” исемле китабы дөнья күргән иде. Китапта әтисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Идрис Сәйдәшевның һәм шулай ук үзенең тормыш юлы хакында язылган.

Наил Сәйдәшев 1933 елда Уфада туа. Совет Армиясендә, төгәлрәге Кырымда Кара диңгез флотында хезмәт иткәннән соң, Башкорстанның нефть техникумын тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген скважиналарны тикшерү буенча оператор, аннары «Лениногорскнефть» идарәсендә 2нче нефть промыселында мастер булып башлый һәм 1964 елдан 25 ел нефть һәм газ промышленносте эшчеләре профсоюзының техник хезмәт инспекторы булып эшли. 1975 елда профсоюз хәрәкәте Югары мәктәбен тәмамлый.

Лаеклы ялга чыккач, Наил Идрисович газета-журналлар белән хезмәттәшлеген дәвам итә һәм ветераннар хәрәкәтенә кушыла. Башта «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең Ветераннар советы эшендә катнаша, чөнки ул анда 36 ел эшләгән, аннары Лениногорск шәһәренең ветераннар Советы Президиумы әгъзасы итеп сайлана. Һәм бик озак еллар иҗтимагый эшләрдә актив катнаша.

2022 елның җәендә Наил Сәйдәшев Бөтендөнья татар конгрессының VIII сьезды эшендә, «Татар туган якны өйрәнү» секциясе эшендә катнаша, анда шәҗәрә төзү мәсьәләләре буенча чыгыш ясаган.

Наил Сәйдәшев – үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.

 

фотолар: Ветераннар советыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев