Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яңа ачылган вакцина пункты бәйрәм көннәрендә дә эшли

Лениногорскида дүшәмбе көнне Вахит урамы, 12 нче йорт адресы буенча коронавируска каршы вакцина ясату пункты ачылды.

"Шифа" сәүдә үзәгендәге вакцина ясату пункты дүшәмбе көнне иртәнге тугызда гына  эшли башлауга карамастан, ике сәгать вакыт эчендә инде 47 кеше прививка ясатып чыккан иде инде. Чират та юк  иде дип әйтеп булмый, коридорда унлап кеше көтеп утыра иде. Вакцина ясау  тәртибе, кагыйдәләре бөтен җирдәге кебек, анкета тутырганнан соң, табиб  прививка ясатырга килгән кешенең гомуми халәтен тикшерә, сәламәтлегенә кагылышлы сораулар биреп, кан басымын үлчәгәннән соң, каршылыклар булмаса, шунда ук шәфкать туташы вакцина кадый.   

Гүзәл Канзафарова вакцина ясатырга  әтисе Альберт Гафиатуллинны алып килгән.  Шөгердә яшәсәләр дә, йомышлары төшеп шәһәргә килгәч, прививка да ясатып китергә уйлаганнар. Гүзәл ханым үзе күптән  вакцина алган булган, хәзер инде якын кешесенең сәламәтлеген кайгыртып йөри. Әйе, бүгенге көндә бер-берең белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәү бик кирәк.

Исегезгә төшерәбез: ял-бәйрәм көннәрендә Лениногорскида вакцина ясату пунктларының барысы да эшләячәк. Алар: медсанчасть һәм үзәк район хастаханәсе поликлиникалары, ветераннар советы һәм Вахит урамындагы сәүдә үзәге. Моннан тыш базарда вакцина пункты бар, ул шимбә көнендә эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев