Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига "Яшьләр вакыты" автобусы киләчәк

Татарстанның 45 районы яшьләре ТР Яшьләр эшләре министрлыгының һәм «Татарстан яшьләре» хәрәкәте кысаларында белем бирү сессияләрендә катнашачак.

 

Тур башланды. Яшьләр министрлыгыннан вәкилләр  барлык районнарда булып, җирле яшьләр белән очрашулар уздырачак.

Быелгы автобус туры «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты " концепциясе кысаларында узачак. Һәр шәһәрдә «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты оештырылачак, анда яшьләр уңышлы проектлар, Татарстанга кайткан кешеләр турында ишетәчәкләр, шулай ук грантлар алуга гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачаклар.

Автобус туры 4 августта башланды. 11 сентябрьдә Казанда төгәлләнәчәк.

Лениногорскига турның дүртенче атнасында 27 августта автобус киләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев