Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы баласын кыйнаган өчен хөкемгә тартылды

Лениногорск суды, балигъ булмаган кызын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәүдә һәм баланы җәфалауда гаепле дип табылган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

39 яшьлек лениногорскилы балигъ булмаган баласына карата мәрхәмәтсез мөгамәлә кылуда гаепле дип табылган. 

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2022 елның маенда, гаепләнүче Р., хатыны белән талашканнан соң, аңа үч итеп аңлы рәвештә, бернинди нигезсез, 2009 нчы елда туган кызының аяк-кулларына суккан. Бераз вакыттан соң әлеге хәл янә кабатланган. Бу юлы да ир кеше хатынына булган үчен шул рәвешле кайтарган.

Ә сентябрь аенда булган чираттагы талашларыннан соң, ул кыз баланы урамга куып чыгарган. Үз әтисе тарафыннан даими шушындый кыерсытуларга дучар булган кыз, бу турыда үзенең сыйныф җитәкчесенә сөйләгән. Моны белеп алган ата кеше, ачудан тагын балага кул күтәргән.

Гаепләнүче Р. ның җинаятьчел гамәлләре, шулай ук үз кызының күз алдында әнисен кыйнавы, балигъ булмаган балага физик яктан гына түгел, рухи газаплар да китергән.

Хөкем каршына баскач, Р. үзен акларга тырышкан. Кызына карата физик көч куллануын, төн уртасында урамга куып чыгаруын да танымаган. Әмма суд утырышында балигъ булмаган зыян күрүче кыз баланың шаһитлыгы, нәкъ киресен күрсәткән. Кыз, әти-әнисенең бик еш бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, талаша башлауларын һәм талашның әнисен кыйнау белән тәмамлануын сөйләгән. Р. ның гаебе башка шаһитларның күрсәтмәләре, шулай ук суд тикшерүе барышында игълан ителгән җинаять эше материаллары белән дә расланган. 

Суд гаепләнүче Р. ны югарыда күрсәтелгән җинаятьләр кылуда гаепле дип тапты. Хәсрәт-атага бер ельярым сынау вакыты белән 3 ел да 1 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев