Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы пенсиясен яңадан исәпләп акчасыз калган

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә 57 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә.

Чираттагы лениногорскилы мошенниклар «кармагына» эләккән. Әлеге ир-атка таныш булмаган кеше шалтыраткан, үзен Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре дип таныштырган һәм пенсиясен кире исәпләргә Пенсия фонды бүлегенә барырга кирәклеген хәбәр иткән. Кабул итүгә язылу өчен порталда килгән кодларны әйтергә кушкан.

Шалтыратучы ир-атка барлык булган акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә тәкъдим иткән. Билгеле инде, ир-ат ышанган. Нәтиҗәдә, ир-ат мошенниклар счетына 438 мең сум акчасын күчергән.

Соңрак ул, үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге кисәтә:

Махсус «куркынычсыз» счетлар юк. 

Акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерү тәкъдимен бары тик мошенниклар гына куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев