Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек килеш рульгә утырган лениногорскилыга 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнде

Лениногорск суды хәмер кулланганннан соң, үз машинасында Зәй-Каратай урамын бер җилдереп килергә ниятләгән 68 яшьлек ир кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Үзенең “Шевроле Нива” автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән пенсионерны ЮХИДИ хезмәткәрләре авылның Совет урамында туктаткан. Медицина тикшерүе аның исерек булуын исбатлаган. Тагын шунысы да бар, өлкән яшьтәге ир кешенең бу инде беренче кабат кына исерек хәлдә тоткарлануы түгел. Моңарчы ул  шушындый ук гаебе өчен административ җәза алган булган инде.

Лениногорск прокуратурасы исерек хәлдә руль артына утырган ир кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять Кодексы 264.1 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган – исекрек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылучының, кабат исерек килеш рульгә утыруында гаепле дип тапты. Суд утырышында ир кеше гаебен тулысы белән таныды. 

Лениногорск суды гаепләнүчегә дәүләт файдасына 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, 2 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итте. Моннан тыш, аңа автомашинасы турында да сагынып искә алырга гына калды. Машина, җинаять чарасы буларак, дәүләт файдасына конфискацияләнде.
Карар әлегә законлы көченә кермәгән.

Белешмә
Исегезгә төшерәбез, автомобильне дәүләт файдасына конфискацияләү, исерек килеш кабат идарә итүгә генә кагылмый.  Әгәр шофер инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булса, аның машинасы,  хокукларыннан мәхрүм итүгә китерә торган башка кагыйдәләрне бозган өчен дә конфискацияләнергә  мөмкин. Мәсәлән, кызыл утка хәрәкәт иткән өчен яки рөхсәт ителгән тизлекне бик күпкә арттырган өчен.  Аерма шунда гына: шофер исерек хәлдә булган очракта бу тиз тормышка ашырыла.

 https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев