Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыга исерек килеш руль артына утырган өчен реаль срок биргәннәр

Элек хөкем ителгән 34 яшьлек лениногорскилыга инде өченче тапкыр исерек килеш руль артына утырганы өчен 1 ел да 9 айга реаль срок бирелгән.

2022 елның 15 маенда Кутузов урамында ир-атны юл-транспорт һәлакәте инспекторы туктата.

Шоферның документларын тикшергән вакытта аның айнык булмавы ачыклана. Ул инде элек тә исерек килеш руль артына утырганлыгы өчен хөкем ителгән булган.

Судта гаепләнүче үз гаебен таный. Бер ел да 9 айга хөкем ителеп 3 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм кала.

Фото: Лениногорск-информ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев