Лениногорскилылар бакчада бәрәңге сабаклары каралды дип борчылалар (+ белгеч киңәше)
Бәрәңге сабаклары каралды, нишләргә?
“Матур гына үсеп торган бәрәңгеләргә әллә нәрсә булды, сабаклары каралды, инде нишләргә, алыргамы икән?” – дип райондашларыбыз шалтыратты, сораулар бирде.
Берничә көн тоташ тәүлек буе яуган яңгырлар аркасында безнең районда гына түгел, башка районнарда да бәрәңгеләрнең сабаклары кап-кара булган.
Нишләтергә бу бәрәңгене дигән сорауны без “Россельхозцентр” идарәсенең Лениногорск бүлеге җитәкчесе Алмаз Мәүлетовка юлладык.
- Әйе, бәрәңге сабаклары каралды. Бу фитофтора авыруы. Артык дымлылыктан шулай килеп чыга. Хәзер моңа каршы препаратлар белән эшкәртүнең файдасы юк, фитофтора үтеп кергән инде. Әгәр дә сабагы бөтенләй каралмаган, яшеле дә булса, ул күпмедер үсәргә мөмкин. Бәрәңгенең сабагы калын әле. Билгеле булганча, 90 көн эчендә бәрәңге өлгерә. Хәзердән үк казып алырга да кирәкми бәрәңгене. Быел бәрәңге эре үзе.
Аның әйтүенчә, фитофторага каршы бәрәңге үскәндә профилактика максатларында препаратлар белән эшкәртергә кирәк.
“Быел менә мин андый препаратларны сибә алмадым. Чөнки гел яңгырлар булды”, - ди Алмаз Мәүлетов.
«Россельхозцентр» белгечләреннән фитофтораны профилактикалау чаралары:
- чәчү әйләнешен (севооборот) саклау.
- куе итеп утыртмау. Бәрәңге куаклары яхшы җилләтелергә тиеш.
- көзен чистарту. Бәрәңге җыйганнан соң, бакчада бернинди сабак яки яфрак калдырмагыз, яндыру хәерле.
- үсемлекләрне даими рәвештә, биопрепаратлар белән эшкәртеп торырга.
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев