Лениногорскилылар өчен спорт ярышлары үткәрелде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар өчен спорт ярышлары үткәрелде

Лениногорскиның Яшьләр үзәге командасы ишегалды лагерына йөрүче балалар белән спорт ярышлары үткәрде.

Ярышларда 13 нче һәм 7 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе ишегалды лагерьларына йөрүче балалар катнашты. 

Алар «Алые паруса» һәм «Югары лига» командаларына бүленеп ярышларда актив катнашты. Җиңү 6:6 исәбе һәм дуслык белән тәмамланды. 

Фото: Лениногорск Яшьләр үзәге.


Нет комментариев