Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар йөзү ярышында булып кайтты

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейны йөзүчеләре Әлмәт шәһәрендә ярышларда булып кайттылар. Анда Брассистлар көне булды.

Йөзүнең бу шактый гына катлаулы стилендәге спорт бәйгесенә республиканың бик күп шәһәрләреннән балалар һәм үсмерләр җыелган иде. Ярышлар һәрвакыттагыча яшь йөзү осталарының туган елларына карап, аерым  төркемнәрдә үткәрелде, йөзү дистанциясе дә шушы төркемнәргә карап билгеләнде. Спортчылар 50, 100, 200 арага йөзүдә узышырга тиеш иде.

Лениногорск йөзүчеләре бу ярышларда уңышлы чыгыш ясап , иң яхшы спортчылар арасына керделәр, үз яшьләре буенча тиешле үсмерләр һәм өлкәннәр спорт разрядларын үтәделәр.

Якташларыбыз Анастасия Кожевникова, Яна Ханнанова һәм Павел Терентьев, үз яшьләрендәгеләр төркемнәрендә ярышларның көмеш призын яулауга ирештеләр. Анастасия Кожевникова исә үзеннән алдан килүчегә нибары берничә секунд кына оттырды.

Белешмә

Брасс – ул күкрәктә йөзү стиле,  йөзүченең куллары һәм аяклары су өстенә параллель яссылыкта  симметрик хәрәкәтләр башкара.

Брасс- йөзүнең иң борынгы алымнарының берсе булып тора,аның тарихына ун мең елдан да артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования по плаванию брасс лениногорск брасс