Лениногорскилылардан хәбәр итүләрен сорыйлар
Лениногорск районы һәм шәһәре территориясендә коронавирус инфекциясе алып керүне һәм таратуны булдырмау максатыннан, якын арада Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән барлык гражданнардан, шулай ук мондый кешеләр белән яшәгән һәм аралашкан, хәтта авыру билгеләреннән башка да, үз-үзен изоляцияләү режимын сакларга сорыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, үзизоляция режимы - инфекция күзлегеннән потенциаль куркыныч кеше өйдә яки обсерваторда булганда. Карантин вакытында урамга чыгарга, планлы ярдәм алу өчен табибка, кибеткә, эш һәм уку урынына йөрергә, дуслар белән очрашырга, җәмәгать транспортында йөрергә ярамый.
Әгәр дә Сез яки якыннарыгыз шушы хәлдә калса, Сез кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8(85595) 5-34-98 ( Лениногорск үзәк район хастаханәсе).
Хөрмәтле Лениногорск халкы, сезне өйдә калуыгызны, үз-үзен изоляцияләү режимын үтәвегезне сорыйбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев