Лениногорскилыларны мошенниклар нинди ысуллар белән алдый?
Лениногорскида ике атна эчендә шактый кеше мошенниклар тарафыннан алданган.
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә 1949 елгы ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул мошенникларга 204 мең сум акча күчергән. Аны өстәмә акча түләү белән кызыктырганнар.
1969 елгы хатын-кыз, ял итәргә барырга җыенган булган күрәмсең, әллә шулай туры гына килгәнме, мошенниклар банкның шәхси кабинетына керә алган, 152 мең сум акчасын урлый язган.
1962 елгы хатын-кызны сим-картасының куллану срогы чыгу, килешүне янәдән төзергә кирәк, дип шалтыраталар. Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен кодны белеп алалар. Хатын-кыз Дәүләт хезмәтләре порталына керү блокировкага куелгач, мошенниклар тозагына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
2005 елгы егет, машина сатып алам дип, 184 мең сум акчасыннан «колак каккан».
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең Телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев