Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны вак хулиганлык өчен хөкем иттеләр

Шушы көннәрдә шәһәр суды кибеттә үз-үзен килбәтсез тотып, вак хулиганлык кылып йөргән лениногорскилының эшен карады.

Суд материалларыннан күренгәнчә, җәмәгать урыннарында тәртип бозып йөргәне өчен инде берничә кат административ җаваплылыкка тартылган Р. тиз генә уңай персонажга әверелергә җыенмаган. Ул чираттагы тапкыр шәһәрнең азык-төлек кибетенә кереп тавыш куптарган.

Юк-барга бәйләнеп сатучылар белән низаг чыгарган, үзен бик агрессив тотып, хәтта физик көч кулланырга тырышкан. Кибет хезмәткәрләре аны тынычландырып караган, әмма хулиганны бу ярсыта  төшкән генә. 

Аның гамәлләренә бары тик  чакыру буенча килгән полиция хезмәткәрләре генә чик куя алган.
Хөкем каршына баскач, тәртип бозучы үзенең гаебен тулысы белән таныган, бернәрсәне дә кире какмаган.

Суд аны административ тәртип бозуда гаепле дип тапкан һәм өч тәүлеккә сак астына алган.

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хулиганство лениногорск