Лениногорскиның акробат кызлары Бөтенроссия ярышларыннан көмеш һәм бронза яулап кайтты
Шушы көннәрендә Нижневартовск шәһәрендә спорт акробатикасы буенча "Обь буе кара алтыны" дип исемләнгән Бөтенроссия ярышлары узды.
Әлеге ярышларда Россиянең 28 шәһәреннән килгән 400 дән артык спортчы, өч көн дәвамында мактау пьедесталына менү хокукы өчен көрәште. Лениногорскиның районара, республика буенча даими рәвештә уңышлы чыгышлар ясап килгән акробат кызлар төркеме, бу бәйгедә дә сынатмады. Спорт мастеры программасы буенча чыгыш ясаган, өч кешелек төркем көмеш һәм бронза медальләргә лаек булды.
Ундүрт яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр төркемендә ярышкан Динара Низамиева, Амалия Низамова һәм Элина Сәлахова өчлеге икенче урынны алды, унөч –унтугыз яшьлекләр категориясендә, шулай ук, безнең Ариана Галләмова, Алинә Саримова һәм Дарья Неустроевадан торган төркем- өченче урынга чыкты.
Кызлар үзләренең кызыклы программалары, һәр акробатика элементын төгәл һәм нәфис башкарулары белән бөтен Обь буен гашыйк иттеләр.
Акробат кызларны һәм аларның тренерларын зур уңышлары белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев