Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның ишегалды лагерьларында күңелле ял

Ишегалды лагерьларында күңелле яллар дәвам итә. Кызганыч әлбәттә, мондый лагерьлар, гадәти ял лагерьлары сыман, берничә смена оештыра алмый.

Җәмәгатьчелек үзидарәләре финанс ярдәме күрсәтердәй спонсорларны үзләре табып, яисә депутатлар ярдәме белән микрорайон балаларының җәйге ялын күңеллерәк, шул ук вакытта файдалырак итәргә омтыла. Ни генә дисәң дә, барлык әти-әниләрнең дә балаларын гадәти ял лагеры, яисә диңгез буйларына ялга алып барырлык чамасы юк.

Хәер, ул яктагы ялларның бәяләрен ишетсәң, анда барып ял итәрдәй кешеләр, гомумән, чамалы санда гына калуын аңлыйсың.  Әмма балаларның  җәе ямьле үтсен өчен тырышучы кешеләр  юк түгел. 

Шушы көннәрдә  Лениногорскиның 1 нче һәм  3 нче территориаль  җәмәгатьчелек  үзидарәләренә караган ишегалды лагерьлары смена төгәлләнүен бәйрәм итте. Бәйрәм итте дию, бик урынлы да булмас, биредә ял иткән балалар смена бетүенә күңелсезләнгәннәрен  сиздерми калмадылар. Шулай да,  бу ишегалды лагерьлары эшен тулысы белән үз өсләренә  алган  1нче ТОС рәисе урынбасары Анжела Лихачёва һәм 3 нче ТОС рәисе урынбасары Светлана Нуриева , смена бетүне онытылмаслык бәйрәм итеп  оештырган иде.  1 нче җәмәгатьчелек үзидарәсенә, бу ялны оештырда, аны күңелле итеп йомгаклауда финанс ярдәмен шәһәр советы депутаты Рөстәм Хөснетдинов һәм  үзидарә рәисе Ринат Миннегалләмов  ярдәм күрсәткән.

Лагерьдә ял иткән балаларның әти –әниләре аларга ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.  Әлеге ишегалды лагерьларына күпчелек Писмәндә яшәүче балалар йөри. Ә 3 нче җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Светлана Нуриева быел республика буенча үткәрелгән грант бәйгесендә икенче урынны яулап, грантның бер өлешен балаларның ялына тоткан.  Балаларга төш вакытында кайнар аш ашатуны да  тәэмин иткәннәр. Ә ял сменасы бетүне “Иске шәһәр” кафесында, тәмле сыйлар, күңелле бәйге-уеннар белән оештырганнар иде. Азактан балаларга бүләкләр, уку кирәк –яраклары алу өчен акча сертификатлары һәм грамоталар тапшырдылар.

Бу ТОСлар оештырган ишегалды лагерьларында  утыздан артык  бала ял иткән.  Аларның берсен- берсе уздырып, яллары ничек үтүе турында сөйләүләреннән, аның  бик кирәкле булуы сизелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев