Лениногорскиның үзәк мәйданында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт үтте
Бүген - 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
Лениногорск районында 20 гә якын милләт вәкиле дус-тату яши. Бүген үзәк мәйданда төрле милләтләрнең җыр-моңнары яңгырады.
Лениногорскилыларны район башлыгы Рәгать Хөсәнов котлады. Ул исәнлек-саулык, районыбызда киләчәктә дә халыклар арасында дуслык-тату яшәсен дип теләде.
Диаспорларның җитәкчеләре бәйрәм белән тәбрикләде. "Дуслык", "Россиянка", "Шура-хуран" ансамбльләре җырлар башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев