Лениногорск шәһәренең 20 нче балалар бакчасында Укытучы һәм остаз елына багышланган «Укытучылар дуэты» (»Педагогический дуэт») конкурсы үткән.
Анда Лениногорск шәһәрендәге балалар бакчаларыннан 12 укытучы, 6 укытучылар дуэты катнашкан. Мәсәлән: 5нче, 10нчы, 14нче, 18нче, 20нче, 25нче балалар бакчасы.
Конкурста катнашучы укытучылар һәрьяклар үзләренең талантларын, осталыкларын, белемле булуларын күрсәтергә тырышты. Бигрәк тә, "Без команда" ("Мы команда") иҗади визиткасында һәм "Кейс карары" ("Решение кейса") мастер-классы биремнәрендә.
Нәтиҗәдә, I урынны - 25нче балалар бакчасы укытучылар дуэты алса, II урынны - 10нчы, III урынны 5нче балалар бакчасы укытучылар дуэты яулады.
Талантлы укытучыларыбызга киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез.
Фото һәм мәгълүмат https://vk.com/official_leninogorsk?w=wall-192569052_7298 алынды.
Нет комментариев