Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда балалар борынгы уеннарны уйнады

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда балалар Россия халыкларының борынгы уеннарын уйнады.

Музей хезмәткәрләре балаларга илебез халыкларының борынгы уеннары турында сөйләде.

Балалар үткәнгә чумып, мәсәлән, рус халык уены «Горелки», татар халык уены «Йомгак», чуаш халык уены «Балыкчылар һәм балыклар», мордва халык уены "Кикерки"не уйнадылар. 

Балаларга халык уеннары бик ошады. Алар җирле халыкның ничек күңел ачуларын белде. 

Халык уеннары төрле яшьтәге балаларны мавыктыра, аларны студентлар һәм өлкәннәр дә бик теләп уйный.

Фото видеодан скриншот.

Мәгълүмат Лениногорск Туган якны өйрәнү музееның ВКонтакте официаль төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев